Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ясалма фәһем буенча беренче дәреслекләр чыкты
Россиядә 5-9 сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем буенча беренче дәреслекләр әзерләгәннәр. Аларда ясалма фәһемне куллану һәм аның белән эшләү турында актуаль мәгълүмат тупланган. Уку әсбапларын «Просвещение» нәшрияты чыгарган дип яза ТАСС.
Дәреслектә GigaChat һәм Kandinsky ясалма фәһем сервисларына цифрлы өстәмә дә бар. Дәреслекнең максаты – балаларда һәм педагогларда ясалма фәһем турында реалистик күзаллау булдыру, аның көндәлек тормыштагы әһәмиятен аңлату.
Шулай ук әлеге дәреслек буенча укучылар нейрочелтәрләр ярдәмендә текстлар һәм рәсемнәр ясый ала.
«Просвещение» нәшриятының Прототиплаштыру үзәге җитәкчесе Алексей Павлов сүзләренчә, әлеге онлайн-пространство зарарлы контенттан сакланган. Әйтик, әгәр укучы чатка алкоголь турында сорау бирсә, нейрочелтәр теманы үзгәртергә тәкъдим итәчәк.
Цифрлы өстәмәдә ясалма фәһем технологияләрен эшләүчеләрнең видеолекцияләре һәм интерактив күнегүләр һәм тестлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз