Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләре таләп ителә торган ТОП-5 һөнәр билгеле
Сентябрь аенда Россиядә ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләре таләп ителә торган вакансияләр арасында сату һәм клиентлар белән эшләү буенча менеджерлар булды. Бу хакта «Татар-информ»га SuperJob.ru матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләрен таләп итүче вакансияләр арасында иң күбе сату һәм клиентлар белән эшләү буенча менеджерлар өчен тәкъдимнәр. Мондый нәтиҗәләргә аналитиклар 2026 елның сентябрь ае мәгълүматлары буенча Россия буенча тулаем алганда», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Мондый белгечләрдән эш бирүчеләр нейрочелтәрләрне көндәлек бурычларны автоматлаштыру, клиент мәгълүматларын анализлау, текстлар белән эшләү, хисаплар әзерләү һәм бизнес-процессларны оптимальләштерү өчен куллана белүне көтәләр.
Икенче урында – маркетологлар. Аларга маркетинг процессларын автоматлаштырырга, контент булдырырга, стратегияләр эшләргә һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә мәгълүматларны анализларга кирәк.
Өченче урында финанс аналитиклары тора. Алардан катлаулы исәп-хисаплар, финанс модельләштерү һәм фаразлау өчен ясалма фәһем куллана белү, шулай ук генератив модельләрне аналитик процессларга интеграцияләү тәҗрибәсе көтелә.
Аннары контент-менеджерлар килә. Нейрочелтәрләр аларга текстлар, сурәтләр һәм видеолар төзергә, публикацияләр өчен темалар эзләргә, контент-планнар төзергә, SEO-оптимальләштерү белән шөгыльләнергә һәм материалларның нәтиҗәлелеген анализларга ярдәм итә.
Бишлекне программистлар йомгаклый. Алар өчен кодны язганда һәм сынаганда ясалма фәһем инструментларыннан файдалану күнекмәләре, шулай ук машина белән укыту тәҗрибәсе кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз