news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафны ун тапкыр арттырдылар

Россия Президенты Владимир Путин янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтә торган федераль законны имзалады. Шулай итеп, яңа закон янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган гражданнарга штрафны уртача ун тапкыр, вазыйфаи һәм юридик затларга ике тапкыр арттыра.

Мисал өчен, хәзер коры үләнне яндырган өчен 3 мең сум штраф каралган булса, яңа закон буенча 15 мең сум түләргә кирәк булачак. Янгынга каршы махсус режимда гражданин өчен штраф күләме 20 мең сумга кадәр, вазифаи зат өчен 60 мең сумга кадәр артачак. Закон 8 июньдә үз көченә керә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, Россия территориясендә урман янгыннары белән катлаулы вазгыять күзәтелә: соңгы ике айда Себердә һәм Ерак Көнчыгышта табигый янгыннардан 800ләп торак йорт зыян күрде.

Шул ук вакытта янгынның төп сәбәбе — кеше эшчәнлеге: коры үләнгә ут төртү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү, шул исәптән урманнарда.

Соңгы атнада гына да Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары коры үләнгә һәм чүп-чарга ут төртүнең ике меңгә якын очрагын ачыклаган, шул ук санда тәртип бозучыларны җаваплылыкка тарткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100