news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа универсаль пособиегә гариза кабул итә башладылар

Бүген дәүләт хезмәтләре порталында балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособиегә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Моны Социаль фонд бүлекчәләрендә халык 9 гыйнвардан башлап эшли ала. Беренче түләүләр гыйнварның икенче яртысында килә башлаячак, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны 28 декабрьдән башлап тутырырга мөмкин булачак, дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. Пособие Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә бердәм кагыйдәләр буенча биреләчәк.

Күпчелек очракта бер гариза бирү җитә - калган кирәкле документларны Социаль фонд тиешле ведомстволардан һәм оешмалардан мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гаиләдә 17 яшькә кадәрге балаларны бер документта күрсәтергә һәм һәр балага түләү өчен бер гариза белән рәсмиләштерергә мөмкин.

Бердәм пособиегә гаризаны тутыру өчен, дәүләт хезмәтләре порталында үз хисап язмаң белән авторизация узарга һәм «Балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие» хезмәтен сайларга кирәк, дип аңлаттылар РФ Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында. Аннары, шәхси мәгълүматны тикшерергә һәм нинди түләү алырга кирәклеген билгеләргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, түләү бер кешегә бер төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнәчәк. Гаиләдәге хәлгә карап, ил буенча бер балага уртача пособие күләме 7 меңнән алып 14 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100