news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа төзелгән тораклар бер елда өчтән бер өлешкә арткан

Россиядә яңа төзелгән тора бер елда өчтән бер өлешкә арткан. Бу турыда Бердәм төзүчеләр ресурсының аналитик күзәтүләрендә әйтелә.

Бүген яңа йортта торакның квадрат метры уртача 147,4 мең сум тәшкил итә, ә иң кыйммәтле фатирлар – Мәскәүдә. Шулай итеп, башкалада яңа фатирның квадрат метры уртача 307,5 мең сум тора. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Санкт-Петербургта яңа төзелгән йортларда фатирларның квадрат метры уртача 184 меңнән сатыла, квадрат метрын 139,2 мең сумга Мәскәү өлкәсендә сатып алырга мөмкин. Севастопольдә торак алучыга квадрат метры уртача 133,5 мең сумга төшәчәк, ә Сахалин өлкәсендә - 128,6 мең сумга.

Иң арзан яңа фатирлар Дагыстанда, квадрат метры - 35,6 мең сум, Ингушетиядә квадрат метры өчен 37 мең сум түләргә кирәк, Карачай-Черкесия - квадрат метры 37,8 мең сум, шулай ук Тамбов өлкәсендә - квадрат метры 42,2 мең сум һәм Иваново өлкәсендә - 44,1 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100