news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа йөк машиналары сату күләме буенча КАМАЗ лидерлар рәтенә чыкты

Россиядә яңа йөк машиналары сату күләме буенча КАМАЗ лидерлар рәтенә чыкты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2023 ел нәтиҗәләренә караганда, Россиядә «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте — яңа йөк машиналары сату күләме ягыннан лидер. Моны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары дәлилли.

КАМАЗлар һәм алар базасындагы машиналар илдә сатылган яңа йөк машиналарының 20 процентын тәшкил итә — бу 140 204 транспорт чарасының 28 237се.

Йөк автомобильләре базарында шулай ук Кытайның Sitrak, Shacman һәм FAW маркалары лидер булган. Аерым-аерым алганда, алар КАМАЗдан калыша, әмма бергә чакта аны узып китәләр. Бер ел эчендә 23 811 Sitrak (17 процент сату), 19 983 Shacman (14 процент) һәм 12 565 FAW (9 процент) йөк машинасы сатылган.

Әгәр конкрет модельләрне карасак, 2023 елда Россия территориясендә иң күп сатылган йөк автомобиле Кытайның Sitrak C7H тракторы булган. Барлыгы шундый 19 684 машина реализацияләнгән, ул сатылган яңа йөк машиналары гомуми санының 14 процентын тәшкил итә.

Гомумән алганда, Россиядә 2023 елда 140 204 яңа йөк машинасы сатылган. 2022 елда сатылган 80 809 йөк машинасы белән чагыштырганда, үсеш 74 процент тәшкил иткән. Гомумән алганда, илдә 1 млн 319 мең 351 яңа транспорт чарасы сатылган, узган ел алар 823 мең 695 булган (үсеш 60 процент).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин 2023 ел нәтиҗәләре буенча рекордлы чиста табыш фаразлаган иде. Болардан тыш, 2024 елда предприятиедә туристик автобус проектларга җыеналар.

Моннан тыш, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗның пилотсыз магистраль йөк машиналарын эшләү һәм чыгаруда уңышларын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100