news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм расланды

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Архитекторлар көне - расланды.

Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу бәйрәм җәй уртасында, июльнең беренче дүшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган инде.

Әлеге инициативаның авторлары - Россия Архитекторлар берлеге һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Соңрак аларның тәкъдимен Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, РФ Фәннәр академиясе дә хуплады.

Хөкүмәттә билгеләп үткәнчә, Архитекторлар көне әлеге һөнәрнең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин әлеге карарны шәрехләп билгеләп үткәнчә, шәһәрләрнең тышкы күренеше кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуда, торак пунктларның туристлар һәм бизнес өчен җәлеп итүчәнлеген арттыруда мөһим роль уйный. Аның сүзләренчә, бүген ил алдында торак төзелеше, инфраструктура һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру өлкәсендә зур бурычлар тора. Өстәвенә, Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Хөкүмәтнең максаты - күпләп төзү генә түгел, ә барысын да сыйфатлы һәм матур итеп эшләү.

Архитектор көнен гамәлгә кую - Россия шәһәрләрен үзгәртеп коруда һәм тулаем алганда ил үсешендә һөнәрнең аерым әһәмияткә ия булуын тану, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100