news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Яңа ел алдыннан өч көнлек эш атнасы булачак

Россиядә Яңа ел алдыннан өч көнлек эш атнасы булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә 2026 елның 28-30 декабрендә өч көнлек эш атнасы булачак, шуннан соң 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Яңа ел яллары узачак, дип сөйләде РИА Новостига сенатор Айрат Гыйбатдинов.

«2026 елның соңгы эш атнасы 28 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Расланган җитештерү календаре буенча ял 2026 елның 31 декабрендә башлана, ул пәнҗешәмбегә туры килә», - диде Гыйбатдинов.

Сенатор билгеләп үткәнчә, 31 декабрь 4 гыйнвардан ял көнен күчерү аркасында эшләми торган көн булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot