Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә яман шештән яңа өч вакцина булдырылачак
Россиядә сидек куыгындагы, үпкә һәм юан эчәктәге яман шештән вакцина чыгачак. Гамалея исемендәге үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург шул хакта белдергән, дип яза «РИА Новости».
«Сидек куыгындагы, үпкәдәге һәм юан эчәктәге яман шеш авыруыннан вакцина эшләргә ниятлибез», – дигән ул.
Россиядә узган елда Гамалея исемендәге үзәктә эшләнгән рактан беренче мРНК-вакцина – «Неоонковак» җитештерә башладылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы быел апрель аенда аны куллана башлаулары турында хәбәр итте. Препаратны тән тиресендә яман шештән интегүче авыруга тәүге тапкыр салганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз