news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә якынча 41 мең мәктәп театры эшли

Россиядә якынча 41 мең мәктәп театры эшли – һәр мәктәпнең диярлек үз театры бар. Бу хакта РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко «Россия» илкүләм үзәгендә Артист көне уңаеннан мәдәният эшлеклеләрен бүләкләү тантанасында хәбәр иткән. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Кириенко билгеләп үткәнчә, мәктәп театрлары – Мәгариф министрлыгы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте, Мәдәният министрлыгы һәм Театр эшлеклеләре берлегенең уртак проекты. Мәдәният үсеп килүче буынны тәрбияләүдә төп роль уйный, дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренчә, театр сәнгате туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, Россия һәм дөнья мәдәниятенең классик әсәрләрен аңларга һәм хөрмәт итәргә, яхшылыкны яманлыктан аера белергә өйрәтә һәм эчке дөньяны формалаштыра.

Президент администрациясе башлыгының беренче урынбасары шулай ук рус театрының тарихы бай булуын билгеләп үтте. Ул традицияләрне саклаучы ветераннарга һәм танылган сәнгать эшлеклеләренә рәхмәт белдерде. «Театр яшьләр килгәндә, ул исән булачак. Яңа иҗатчылар һәм рәхмәтле тамашачылар тәрбияләү бик мөһим», – дип ассызыклады Кириенко.

news_right_1
news_right_2
news_bot