Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә хезмәткәрләргә начар һава торышы аркасында соңга калган өчен җәза бирүне тыялар
Дәүләт Думасы РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә һәм җитәкчеләргә начар һава торышы аркасында соңга калган өчен хезмәткәргә җәза бирүне тыярга тели. Парламентарийлар әлеге закон проектына бәяләмәләр җыя, дип яза «Российская газета».
Закон проекты инициаторлары сүзләренчә, россиялеләргә еш кына начар һава торышы аркасында эш урынына соңга калган өчен җәза бирәләр. Алар ассызыклаганча, начар һава шартлары мораль билгеләмә буенча җитди сәбәп булып тора, әмма бу мәсьәлә закон дәрәҗәсендә беркетелмәгән. Шул ук вакытта мондый нюанслар аркасында яклар арасында күп кенә бәхәсләр (суд дәгъваларына кадәр) туа.
Шулай ук төзәтмәләр начар һава торышы аркасында эштән куылганнарның гына түгел, ә премияләрдән мәхрүм ителгәннәрнең дә хокукларын якларга тиеш, дип билгеләп үтелә.
Закон проекты хупланган очракта РФ Хөкүмәте начар һава торышы критерийларын билгеләргә тиеш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз