news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч Россиядә хезмәт хакына нинди түләүләр өстәлә алуы турында аңлатты

Россиядә яшәүчеләрнең үз хезмәт хакына өстәмәләргә хокукы бар, алар гамәлдәге законнарда язылган, дип сөйләде белгеч. Мәсәлән, хезмәткәр зарарлы яки куркыныч производствода, шулай ук махсус климат шартлары булган җирләрдә эшләсә, ул компенсация алырга хокуклы. Бу хакта «Известия»га Европа юридик хезмәте (ЕЮС) юристы Иван Смирнов сөйләгән.

Иван Смирнов сүзләренчә, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы өч төп өлештән тора. Беренчесе – оклад, ул алдан билгеләнгән айлык түләү рәвешендә дә, сәгатьлек ставка рәвешендә дә тәкъдим ителергә мөмкин.

Икенче өлеш – стимуллаштыручы түләүләр (премия өлеше). Аларны түләү хезмәткәрнең билгеле бер эш күрсәткечләренә ирешүенә бәйле була ала яки, киресенчә, эш бирүченең дәгъвасы булса, түләнмәскә дә мөмкин.

Иң киң таралган өстәмә түләүләрнең берсе – Себердәге эш стажы өчен өстәмә түләү. Бу өстәлмә эш урынын ул районнарга тиңләштерелгән җирләрдәге эшкә алыштырганда да бирелә.

Вахтада эшләү ысулы өчен дә өстәмә түләү киң таралган: ул хезмәткәрнең вахта чорында эш урынында булган һәр календарь көне өчен түләнә.

Әгәр хезмәткәр зарарлы яки куркыныч эш шартларында эшли икән, эш бирүче аңа тариф ставкасының яки окладның ким дигәндә 4 проценты күләмендә өстәмә түләү тәэмин итәргә тиеш.

Хезмәткәрнең даими эше күчмә характерда булса, аңа компенсацияләр һәм өстәмә итеп түләү дә каралган, дип аңлата «Известия».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100