news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән кешеләр саны күбәйгән

2022 ел нәтиҗәләре буенча, аена 100 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алучы россиялеләр саны 7,4 процентка арткан. Бу – статистика алып бара башлаган вакыттан бирле максималь күрсәткеч, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Росстат мәгълүматларын өйрәнгәннән соң.

Бер ел эчендә мондый керемгә ия кешеләр саны 1,7 процентка арткан. Шулай ук хезмәт хакы 60-100 мең сум тәшкил иткән кешеләр саны да 15,3 процентка (яки 2021 елдан бирле +2,7 процентка) арткан. Ил халкының 13,5 проценты – 45-60 мең, 27,4 проценты 27-45 мең сум хезмәт хакы ала.

Хәбәрдән күренгәнчә, түбән хезмәт хакы алучыларның, киресенә, кимүе күзәтелгән. Хезмәт хакы 19-27 мең сум тәшкил иткән кешеләр саны 1 процентка кимеп – 16,1 процентка, 10-19 мең сум алучы хезмәткәрләр саны 3,9 процентка кимеп – 15,9 процентка калган. 4,4 процент россияленең хезмәт хакы 10 мең сумнан артмый. Бу 2021 елга караганда 2,8 процентка кимрәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2022 елда Россиядә 1,7 миллион кешенең фәкыйрьлек чигеннән чыгуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100