news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә хәзер шәхси эшмәкәрнең белем бирү хезмәтләре өчен ана капиталы белән түләп була

Россиядә 15 августтан ата-аналар ана капиталындагы акчаларны шәхси эшмәкәрләрнең балалар бакчаларында белем бирү хезмәтләре өчен түли ала. Бу хакта Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул турыда яза.

«Бүгенге көннән Россия гаиләләре ана капиталы акчаларын шәхси эшмәкәрләр күрсәтә торган белем бирү хезмәтләренә юнәлдерә ала», – диде ведомство башлыгы урынбасары Ольга Баталина.

Министрлыкта аңлатуларынча, бу очракта төп шарт –  шәхси эшмәкәрнең белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булу.

Хәзер Россиядә балаларның белем алуы өчен түләү ана капиталын куллану ысуллары арасында популярлык буенча икенче урында тора. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә бу мөмкинлектән 13 проценттан артык гаилә файдаланган.

Исегезгә төшерәбез, элек ана капиталын бары тик юридик затлар исеменә теркәлгән белем бирү оешмаларына түләү өчен кулланып була иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot