news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хатын-кызларның эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим иттеләр

Россиядәге хатын-кызларга гаиләләренә яки гаилә корырга вакытлары күбрәк калсын өчен, хезмәт хакын саклап, эш көнен бер сәгатькә булса да кыскартырга кирәк. Бу фикерне Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко әйткән дип яза ТАСС агентлыгы.

«Эштән кичке алтыда чыгып, балаларны шушы вакытта, кайвакыт хәтта иртәрәк тә башлана торган түгәрәкләргә алып барырга җитешү бик авыр», – дигән ул.

Депутат фикеренчә, нәтиҗәдә, кыз балалар арыган әниләрен күрә, үзләренең дә шундый булуын теләми һәм әлбәттә «балалар да булмаячак» дигән фикергә килә.

Моннан тыш, хәтта хатын-кызның гаиләсе һәм балалары булмаса да, аңа тәүлегенә артык буш сәгать кирәк, дип саный Антропенко. «Демографияне арттыру мәсьәләсе тора, ә яшь кыз көнен эштә уздырып, соңыннан арып-талып өенә кайтканда шәхси тормышын җайларга каян вакыты булсын?» – дигән ул.

«Хезмәт хакын саклап, гүзәл затларыбызның эш көнен, бер сәгатькә генә булса да кыскартуны актуаль һәм вакытлы дип саныйм», – дип йомгаклады Дәүләт Думасы депутаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100