news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә хатын-кызларга тыелган һөнәрләр санын киметергә планлаштыралар

Россиядә хатын-кызларга тыелган һөнәрләр исемлеген яңадан карау планлаштырыла. Бу хакта РФ Хөкүмәте раслаган милли бизнес-модельне гамәлгә кертү юл картасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

РФ Хезмәт министрлыгы аерым шартларда хатын-кызларга эшләүне тыючы приказга үзгәрешләр кертәчәк, дип көтелә. 2027 елның мартына кадәр исемлектән төшереп калдырырга мөмкин булган һөнәрләр билгеләнәчәк. Яңартылган исемлекне 2027 елның декабрендә раслау күздә тотыла.

Хәзерге вакытта хатын-кызларга химикатлар белән эшләү, терлек чалу, водолаз хезмәте һәм башка кайбер эшләр тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot