news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә хәрби хезмәткә чакыру ел дәвамында булырга мөмкин

Хәрби хезмәткә чакыру вакытын үзгәртүне күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасына кертелде. Документны Думаның оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов әзерләгән. Проект Дума электрон базасында урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзерге вакытта хәрби хезмәткә чакырылыш елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында – Президент Указлары нигезендә уза. Әмма инициатива авторлары аны ел дәвамында, 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр, шулай ук Президент указы буенча ныгытырга тәкъдим итә.

Проект нигезендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны хезмәт урыннарына озату элеккечә елга ике мәртәбә: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Калган вакытта медицина тикшерүләре, психологик сайлап алу һәм чакырылыш комиссияләре утырышларын үткәрү планлаштырыла.

Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, мондый үзгәрешләр «хәрби хезмәткә чакыру пунктларына йөкләнешне тигез бүләргә һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру сыйфатын күтәрергә» мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларның кайбер категорияләре өчен махсус сроклар билгели. Мәсәлән, сезонлы эш белән шөгыльләнүче авыл халкы 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр хезмәткә китәчәк. Педагогик хезмәткәрләр - 1 майдан 15 июльгә кадәр. Ерак Төньякның аерым районнарында яшәүчеләр – 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр.

Әгәр закон проекты Президент тарафыннан хупланса һәм имзаланса, ул 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot