news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә контракт буенча хәрби хезмәт өчен яшь чикләве гамәлдән чыгарылды

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт узуга беренче контрактны төзү өчен яшь чикләвен гамәлдән чыгару турындагы федераль законны имзалады. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Элек законда хәрби хезмәт узу турында беренче контрактны 18 яшьтән 40 яшькә кадәр, ә чит ил гражданнары 18 яшьтән 30 яшькә кадәр төзергә хокуклы дип каралган иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Закон эшкә яраклы Россия гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары өчен дә хәрби хезмәт узуга беренче контракт төзү хокукы бирелә торган яшь чиген гамәлдән чыгара.

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, коралны һәм хәрби техниканы эксплуатацияләү өчен югары профессиональ белгечләр кирәк. Аларның нәкъ менә 40-45 яшьтә тәҗрибә туплавы күзәтелә.

Закон авторлары сүзләренчә, мондый алымнарны гамәлгә ашыру контракт буенча хәрби хезмәткә ихтыяҗ зур булган белгечләрне, барыннан да элек, медицина, инженер, техник хезмәт күрсәтү, эксплуатация, элемтә белгечләрен җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.

Федерация Советы утырышында Россия саклану министрының урынбасары Николай Панков белдергәнчә, россиялеләргә һәм чит ил кешеләренә хәрби беренче контракт 50 яшькә кадәр төзеләчәк, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100