Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә хәрби хезмәт узу тәртибе турындагы нигезләмә төгәлләштерелде
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт узу тәртибе турындагы нигезләмәне төгәлләштерүче указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Хәзер гражданлыгы булмаган затлар Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һәм хәрби формированиеләрдә хәрби хезмәт узу өчен контракт төзү хокукына ия булды. Моңа кадәр, 2025 елның июлендә, Президент әлеге хокукны беркетүче законга кул куйган иде.
Төзәтмәләр берьюлы берничә норматив-хокукый актка кагылды, шул исәптән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында», «Оборона турында» һәм «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында»гы законнарга. 22 декабрьдә кертелгән үзгәрешләр 1999 елның 16 сентябрендә Президент указы белән расланган хәрби хезмәт узу тәртибе турындагы нигезләмәгә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз