news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу тәртибен гадиләштерделәр

Россия хөкүмәте хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу тәртибен гадиләштерү турындагы карарны имзалады.

Хакимият органының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гадиләштерелгән система хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә кораллы көчләргә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүче оешмалар белән үз контрактларын югалткан яки аларны тиешенчә рәсмиләштерә алмаган махсус операцияләрдә катнашучыларга кагыла.

Шулай итеп, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм таныклыгын алу өчен, хәзер контракт күчермәсен бирергә кирәк булмаячак. Искәртик, элек бу кәгазь документны тапшыру мәҗбүри булып тора иде. Нәтиҗәдә, ветеран статусын алу өчен яралану, җәрәхәтләнү яки контузия алуны раслый торган документларны, шулай ук дәүләт яки ведомство бүләкләре турындагы документларны күрсәтү дә җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100