news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хәрби пенсияләрнең күләмен арттырырга мөмкиннәр

Россиядә 2024 елның 1 октябреннән хәрби пенсия күләме 4,5 процентка артырга мөмкин. Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Дәүләт Думасының Саклану комитеты утырышын үткәрдем, анда бюджет проекты буенча кайбер позицияләрне тикшердек. Алар арасында хәрби пенсияләрне арттыруга бәйле позиция дә бар, ул 2,7 миллионнан артык кешегә кагыла. Әйтик, Финанс министрлыгы белән бергә 2024 елның 1 октябреннән түбәнәйтүче коэффициентны 3,85 процентка (нәтиҗәдә ул 89,32 процентка җитәчәк) арттыру турында карар кабул ителде, бу пенсияләрнең реаль күләмен 4,5 процентка (2024 елда инфляциянең фаразланган дәрәҗәсе) арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Картаполов.

2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет проекты пәнҗешәмбе, 26 октябрьдә, беренче укылышта каралачак. 15 ноябрьдә исә аны – икенче, ә 17 ноябрьдә өченче укылышта карау күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100