Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Хәрби пенсияләрне октябрьдән 4 процентка арттырырга планлаштыралар
Россиядә Хәрби пенсияләрне 2026 елның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләү планлаштырыла. Бу хакта РИА Новостига РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мондый индексация күләме 2026-2028 елларга федераль бюджетта беркетелгән. Шул ук вакытта эксперт ачыклык керткәнчә, күрсәткеч беренчел булып тора, ә ахыргы карар 2026 елның сентябрендә кабул ителергә мөмкин.
Машаров шулай ук билгеләп үткәнчә, әгәр ел нәтиҗәләре буенча факттагы инфляция фараздан күбрәк булса, Россия Хөкүмәте индексация коэффициентын арттырырга мөмкин.
Ул хәрби пенсияләрнең күләме турыдан-туры инфляция дәрәҗәсенә түгел, ә хәрби хезмәткәрләрнең һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең акчалата тәэмин ителеше үсешенә бәйле, дип аңлатты. Индексация автомат рәвештә узачак, гариза бирергә кирәкми.
Түләүләрне арттыру элеккеге хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук эчке эшләр министрлыгы, ФСБ, Росгвардия һәм башка ведомстволарны да кертеп, көч структуралары хезмәткәрләре саныннан пенсионерларга кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз