news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хәрби бурычлылар өчен электрон чакыру кәгазьләре реестры сайты эшли башлады

Россиядә тест режимында чакыру кәгазьләре реестры сайты эшли башлады – порталда армиягә чакыру кәгазьләре һәм хакимият органнарының чакыру белән бәйле указлары урнаштырылачак. Сайтта хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Рязань өлкәсе, Сахалин өлкәсе һәм Марий Эл республикасындагы Хәрби исәпкә алу бердәм реестры тикшерелә.

Реестрда урнаштырылганнан соң 7 көн узгач чакыру кәгазе тапшырылган дип санала. Чакыру юлланган көннән башлап хәрби хезмәткә чакырылучыга Россия Федерациясеннән чыгу чикләнә. Әгәр чакыру кәгазендә күрсәтелгән көннән 20 календарь көне узган, ә хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби комиссариатка килмәгән икән, башка төрле чикләүләр гамәлгә керә. Әлеге чикләүләр түбәндәгеләрне тыя:

  • автомобиль белән идарә итү;
  • транспорт һәм күчемсез милек теркәү;
  • кредит һәм бурычлар алу;
  • шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль буларак теркәлү.

Барлык чикләүләр (шул исәптән Россиядән чыгуны тыю) вакытлыча кертелә. Аларны хәрби комиссариатка килү белән тәүлек эчендә гамәлдән чыгарачаклар.

Чакыру кәгазьләре реестрын рәсми рәвештә 2024 елның 1 ноябреннән эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу көнгә кадәр реестрда урнаштырылган мәгълүмат белдерү булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100