Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә хәмер сатуны 20.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр тыярга мөмкиннәр
Россиядә алкогольгә каршы яңа чаралар карала, шул исәптән 20.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр спирты күп күләмдә булган эчемлекләр сатуны тыю. Моннан тыш, мондый эчемлекләрне 21 яше тулган сатып алучыларга гына сату рөхсәт ителергә мөмкин. РИА Новости бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы отчетына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода аңлатуларынча, чараларны катгыйландыру алкоголь һәм тәмәке сату буенча планлаштырылган күрсәткечләрнең артуы белән бәйле. Бу чикләү 17,5 градустан югарырак булган алкоголь продукциясенә кагылачак.
Хисапта күрсәтелгән тагын берничә пункт спирты күп булган алкоголь рекламасын, яңа клипларда, фильмнарда, сериалларда, музыкада һәм башка урыннарда мондый продукциянең товар билгеләрен күрсәтүне тыюга бәйле.
Спирты күп булган хәмер сатуга чикләүләр кертү мәсьәләсен муниципалитетлар хәл итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз