news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә халыкны авария хәлендәге торактан күчерү өчен яңа программа барлыкка киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтеннән гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы әзерләргә һәм аны эшләтеп җибәрергә сорады. Бу хакта ул Федераль Җыенга еллык юлламада әйтте.

«Федераль ярдәм белән күп кенә төбәкләр авария хәлендәге йортлардан күчерү темпларын сизелерлек арттырды», – диде Президент.

Путин сүзләренчә, тулаем алганда, соңгы 16 елда 1 млн 730 мең кеше яңа фатирга күченгән. Ул алдагы алты елда бу динамиканы киметмәскә кирәк, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot