news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хәләл продукция өчен беренче ГОСТларны расладылар

Россиядә беренче тапкыр хәләл продукциянең дәүләт стандартлары расланды. ГОСТларны 704 нче стандартлаштыру буенча проект техник комитеты эшләгән. Аның составына «Россия сыйфат системасы» оешмасы кергән.

Монда «Хәләл азык продукциясен җитештерү процесслары. Хәләл азык продукциясенә гомуми таләпләр» һәм «Хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү. Гомуми терминнар һәм билгеләмәләр». стандартлары турында сүз бара. Бу документлар 2023 елның 1 мартыннан һәм 1 июненнән эшли башлаячак. Бу хакта оешмага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Россия сыйфат системасы» оешмасы каршындагы Хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә илкүләм компетенцияләр үзәге җитәкчесе Марат Низамов сүзләренчә, хәләл продукциянең дәүләт стандартын эшләүгә һәм кертүгә хәләл продукция җитештерү һәм экспорт күләменең шактый артуы сәбәп булган.

«Хәләлнең беренче стандартларын раслау Россиядә хәләл өлкәсендә стандартлаштыруның илкүләм системасы барлыкка килүе турында сөйли», - диде ул.

Низамов сүзләренчә, яңа ГОСТлар хәләл продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, Россиядә җитештерелгән хәләл продукциянең намуслы конкуренциясен үстерү һәм сатуда техник киртәләрне бетерү максатыннан кертелә.

IslamNews элегрәк язганча, 2022 елда Россиядән хәләл продукция экспорты 50 процентка диярлек арткан, эчке базарда хәләл ит продуктларына ихтыяҗ 25 процентка җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100