news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә хәләл индустрия өчен бердәм кагыйдәләр кертергә телиләр

Россиядә хәләл индустрия өчен бердәм кагыйдәләр кертергә телиләр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Россиядә хәләл индустрия өчен бердәм кагыйдәләр билгеләргә тәкъдим итәләр. Тармакны үстерү перспективалары турында Мәскәүдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Президенты ярдәмчесе Руслан Эдельгериев сөйләште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Сүз базарның төрле сегментларында эшләүче җитештерүчеләр һәм компанияләр өчен бердәм таләпләр булдыру турында бара. Алар азык-төлек продукциясенә генә түгел, ә хезмәт күрсәтү, туризм һәм косметика сәнәгатенә дә кагылырга тиеш.

Бердәм стандартлар сертификатлы продукцияне ялган продукциядән аерырга ярдәм итәчәк һәм кулланучыларның ышанычын арттырачак. Шул ук вакытта бу тармакта эшләүче компанияләр өчен аңлаешлы шартлар булдырачак һәм аларга бизнесны активрак киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәләл индустрия үсеш алган төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга үсеш өчен аеруча зур мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Согуд Гарәбстаны аккредитациясен алды, ә Татарстан Диния нәзарәте белән Кытай «Хәләл» сертификатларын үзара тану турында килешү имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot