news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Владимир Жириновский тормышына багышланган сериал чыгачак

Россия Либераль-демократик партиясенә нигез салучы Владимир Жириновский тормышына багышланган сериал төшерә башлыйлар. ЛДПР рәисе Леонид Слуцкий шулай дип белдерде.

«Сериал һичшиксез булачак. Мин хәзер барлык серләрне дә ачмыйм, кайбер мәсьәләләр буенча әле хәлиткеч карар кабул ителмәде. Алдагы елда сериал төшерелә башлар дип өметләнәм», - диде Слуцкий журналистларга.

Ул тагын берничә сценарий булуын, аларның һәркайсы буенча аерым фильмнар төшереләчәген әйтте.

Жириновский 1992-2022 елларда ЛДПРның алыштыргысыз җитәкчесе булды. Сәясәтче 2022 елның апрелендә 75 яшендә вафат. 2026 елда Жириновскийның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар узачак. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot