news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә валютаны банклардагы шәхси счеттан алырга рөхсәт ителде

Россия Федераиясенең Үзәк банкы 11 апрельдән Россия гражданнарына үз счетларындагы акчаларны Америка доллары һәм евро валюталарында алырга рөхсәт итте. Үзәк банкның матбугат хезмәте шул турыда белдерде.

Әлеге яңалык агымдагы елның 9 мартына кадәр валюта счетлары яки кертемнәре ачкан һәм шул ук вакытта «үз счетларыннан акча валютасын алу лимитын сайламаган россиялеләр»гә кагыла.

«Шәхси счеттан акча алуның гомуми лимиты 10 мең АКШ доллары яки аларның еврога эквиваленты исәбендә саклана һәм 9 сентябрьгә кадәр гамәлдә», - дип аңлатылган Россия Банкы хәбәрендә.

Конвертация финанс оешмасы курсы буенча үткәрелә, әмма бирелә торган сумма Россия Үзәк банкының рәсми курсыннан ким була алмый.

Моннан тыш, 18 апрельдән банклар үз кассаларына 9 апрельдән соң кергән акчаларны гына гражданнарга сата алачак. Моңа кадәр Үзәк банк брокерлар аша валюта сатып алганда 12 процент комиссияне бетерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot