news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә уртача пенсия ике ел эчендә 4,5 мең сумга диярлек арткан

Россиядә уртача пенсия ике ел эчендә 4,5 мең сумга диярлек арткан
Фото: «Татар-информ»

Эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсиясенең уртача күләме ике ел эчендә 4,5 мең сумга диярлек арткан. Бу хакта Россиянең Социаль фонды мәгълүматларыннан күренә, дип яза РИА Новости.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Россиядә гражданнарның уртача пенсиясе ике ел эчендә 4 440 сумга арткан. 1 июньгә эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең уртача пенсия күләме 25 402 сум тәшкил итте. 2024 елның шул ук чорында пенсионерлар уртача 20 962 сум алган.

Пенсиянең иң югары уртача күләме июньдә Чукотка автоном округында теркәлгән – 42 270 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot