Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә уртача пенсия елына 2,5 меңгә арткан
Россия Социаль фонды системасында пенсиянең уртача күләме 1 майга 23 453 сумга җитте. Бу хакта фонд мәгълүматлары дәлилли, дип хәбәр итә ТАСС.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, түләүләр якынча 2,5 мең сумга арткан: 2024 елның 1 маена уртача пенсия 20 949 сум тәшкил иткән.
2024 елның маенда исәптә 41,005 млн кеше торган, ә 2025 елның маенда – 40,922 млн. Шул рәвешле, бер ел эчендә пенсионерлар саны 83 меңгә кимегән.
Кимү соңгы айда да теркәлгән: 2025 елның апрелендә 40,961 млн кеше исәптә торган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз