Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә уртача пенсия 23 мең сумнан артып китте, бер ел эчендә үсеш - 11,7 процент
Россиядә пенсиянең уртача күләме 2025 елның февралендә 23 229 сумга җитте, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 11,7 процентка күбрәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Чагыштыру өчен, 2024 елның февралендә уртача пенсия - 20 800 сум, ә 2025 елның гыйнварында 23 175 сум тәшкил иткән.
Пенсиянең үсүе иминият түләүләрен индексацияләүгә бәйле: 2025 елның 1 гыйнварыннан социаль фонд аларны 7,3 процентка арттырды. Әмма 2024 ел нәтиҗәләре буенча инфляция көтелгәннән югарырак булып чыкты, шуңа күрә 9,5 процентка кадәр өстәмә индексация ясау турында карар кабул ителде.
Социаль фонд мәгълүматлары буенча, 2025 елның 1 гыйнварына системада 41,169 миллион пенсионер исәпләнә – бу үткән ел белән чагыштырганда 94 меңгә күбрәк. Аларның 33,379 миллионы – картлык буенча иминият пенсиясе, 3,466 миллионы – социаль пенсия, ә 2,224 миллионы инвалидлык буенча пенсия ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз