news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә уртача пенсия 23 мең сумнан артып киткән

2025 ел башына Россиядә пенсиянең уртача күләме аена 23 175 сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны 1 гыйнварга булган статистикага сылтама белән Россия Социаль фонды китерә, дип яза РИА Новости.

Хисаптан күренгәнчә, Социаль фонд системасында 41 миллионнан артык пенсионер исәпләнә. Шуларның 33 миллионнан артыгы картлык буенча, 2 миллионнан артыгы инвалидлык буенча, 1,4 миллионга якыны туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot