news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә унөченче хезмәт хакының кемнәргә түләнүен әйттеләр

Унөченче хезмәт хакын, гадәттә, хәрбиләргә, бюджет өлкәсендә яки зур корпорацияләрдә эшләүчеләргә түлиләр. Аның мәҗбүри булуы Хезмәткә түләү турындагы нигезләмәдә күрсәтелмәгән очракта, унөченче хезмәт хакын түләргәме-юкмы икәнлеген эш бирүче үзе хәл итә. Россия Юристлар ассоциациясенең Саратов төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Наталья Грешнова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, бу шарт беркайда да күрсәтелмәгән очракта, унөченче хезмәт хакын түләү турындагы мәсьәләне җитәкчеләр хәл итә. Шул ук вакытта, аңа сизелерлек уңышларга ирешкән, зур стажга ия яки Хезмәткә түләү турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән шартка туры килгән хезмәткәрләр өметләнә ала.

Бөтен коллективка түләргә дигән карар кабул ителгән очракта, хезмәт дисциплинасын бозучылар һәм үз вазифаларын сыйфатсыз үтәүче хезмәткәрләр искәрмә буларак каралачак.

Грешнова искәрткәнчә, эш бирүче катлаулы икътисади вазгыять аркасында унөченче хезмәт хакын түләүдән баш тартырга да мөмкин. Бу очракта хезмәткәрләр башка төрле кызыксындыру чарасы каралырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100