Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә укытучыларга йөкләнешне оптимизацияләү өчен мәктәпләрдә бердәм расписание була
Россия мәктәпләрендә дәресләрнең бердәм расписаниесе кертеләчәк. Бу хакта РИА Новостига РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, яңа расписаниене төзү эше азагына якынлаша.
Кравцов билгеләп үткәнчә, бердәм расписание укытучыларга йөкләнешне һәм алар һәр укучы өчен үткәргән дәресләр санын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәп фәннәре буенча бердәм планлаштыру, шулай ук контроль һәм тикшерү эшләрен нормалаштыру гамәлгә кертеләчәк. Аерым алганда, бөтенроссия тикшерү эшләре хәзер программадагы дәресләрнең гомуми саныннан ун проценттан артмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз