news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә укучылар тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячак

Россия мәктәпләрендә тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Без тарих саклансын өчен барысын да эшләячәкбез. Мин мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук тарихи белем бирә башлау турында карар кабул иттем», - диде министр.

Хәзер Россиядә укучыларга тарихны бишенче сыйныфтан укыталар.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин «Дөреслектә-көч!» I Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде. Анда Россиянең 30 төбәгеннән мәктәп укучылары катнаша.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot