Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә уку елын ике атнага озайтырга тәкъдим иттеләр
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәп укучыларына иҗади һәм фәннән тыш дәресләр уздыру өчен уку елын ике атнага озайтырга кирәк, дип белдергән. Бу хакта «Газета.Ру» сайты яза.
«Июньнең беренче ике атнасын билгеләр өчен түгел, ә уку елы дәвамында вакыт җитми калган иҗади дәресләр өчен «бишенче чирек» итү яхшы булыр иде. Бу төрле дәресләр – иҗади, креатив, робототехника, сәнгать һәм музыка иҗаты була ала», – дигән Владислав Гриб.
Аның сүзләренчә «бишенче иҗади чирек» мәктәп укучылары өчен мөһим, чөнки уку елы дәвамында аларга фәннән тыш дәресләргә вакыт җитми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз