news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә туучылар санын арттыру өчен декрет түләүләрен күтәрергә тәкъдим иттеләр

Россиядә туучылар санын арттыру өчен декрет түләүләрен арттырырга тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдим Россия Фәннәр академиясенең халык-хуҗалык фаразлары институтының өлкән фәнни хезмәткәре Александр Ларионов мәкаләсендә бар, дип хәбәр итә «Известия».

Бүген 1,5 яшькә тикле бала караган өчен пособие уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, шул ук вакытта минималь түләү 9 мең, ә максималь түләү – 69 мең.

Александр Ларионов икенче бала тугач түләүләр күләмен уртача керемнән 60 процентка кадәр арттырырга һәм түләүләр вакытын 2,5 елга кадәр озайтырга, ә өченче бала өчен 80 процентка кадәр күтәрергә һәм срокны өч елга кадәр озайтырга тәкъдим итте. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, узган ел Россиядә 1,22 миллион бала туган, бу 2023 елга караганда 3,4 процентка кимрәк, һәм туу күрсәткече инде тугыз ел рәттән кими.

Пособиеләрнең кискен артуы, шулай да, иминият кертемнәре тарифларының үсүенә китерергә мөмкин, тик агымдагы икътисади шартларда моның ихтималы аз, дип билгеләде Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Шуңа да карамастан, ул бала карау буенча түләүле ял вакытын озайту идеясен хуплады.

Бәйсез эксперт Андрей Бархота сүзләренчә, мондый чаралар кертү өчен беренче 18 айда 5 – 15 млрд сум таләп ителәчәк, ә алга таба еллык чыгымнар программага булган кызыксынуга карап 20 – 30 млрд сум тәшкил итәргә мөмкин.

Демографияне арттыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot