news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә туристлар өчен уңай шартлар булган илләр исемлеген расладылар

РФ Хөкүмәте Россия туристлары өчен иң уңай шартлар булган күрше дәүләтләр исемлеген раслады. Бу Абхазия, Белоруссия һәм Көньяк Осетия. Әлеге илләргә юлламалар сатучы туроператорлар өчен шактый зур ташламалар гамәлдә булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Мондый исемлекне булдыру июльдә кабул ителгән закон белән бәйле. Закон бары тик ял итү өчен уңай ил статусы булган күрше илләргә генә турлар сатучы туроператорларның финанс йөкләнешен киметә. Мондый чаралар бу өлкәдә компанияләр саны артуга китерәчәк, дип көтелә. Закон ниндидер башка өстенлекләрне гамәлгә кертүне күздә тотмый.

Шулай ук туристлар өчен дә уңай үзгәрешләр бар. Туроператорлар үзләренең чыгымнарын оптимальләштерү нәтиҗәсендә, ял итү өчен уңай ил статусы булган илләргә турларның бәясе кимергә мөмкин. Мондый илләрдә ял итүне оештырырга тәкъдим итүче компанияләр саны арту нәтиҗәсендә, мөстәкыйль рәвештә сәяхәткә бару белән чагыштырганда туристик компанияләргә мөрәҗәгать итү туристларның яхшырак якланганлыгын тәэмин итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot