Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә тупланма һәм ашыгыч пенсия түләүләре августта артачак
Россиядә тупланма һәм ашыгыч пенсия түләүләре 1 августтан артачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Тупланма пенсия 10,98 процентка, ә ашыгыч пенсия түләү 11,32 процентка күтәрелә.
Россия Социаль фондында аңлатуларынча, мондый индексация темплары узган ел пенсия тупланмаларын уңышлы инвестицияләгән идарәче компанияләрнең нәтиҗәле эше белән мөмкин булды. Нәтиҗәдә индексация узган елгы дәрәҗәдән артып китте: ул вакытта тупланма пенсияләр – 7 процентка, ә ашыгыч түләүләр 6,92 процентка артты.
Яңадан исәпләүләр автомат рәвештә башкарыла, гаризалар бирү кирәкми. Хәзерге вакытта тупланма пенсиянең уртача күләме аена якынча 1,4 мең сум тәшкил итә, ә ашыгыч түләү – якынча 2,6 мең сум.
Шулай ук Россия Социаль фондында 2024 елда билгеләнгән пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләүгә өстәмә сумма исәпләүне дәвам итәчәкләрен дә әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз