news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә төсле пластик шешәләрне куллануны тыярга мөмкиннәр

Яңа елдан Россиядә пластик шешәләрнең биш төрен куллану тыелырга мөмкин. Бу, мәсәлән, ПЭТ-шешәләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен капчык-сеткалар, пластик пакетлар, шулай ук кофе өчен пластик капсулалар. Бу хакта Россия экологик операторының презентациясенә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Россия экологик операторы башлыгы Денис Буцаев аңлатуынча, Россия пластиктан һәм экологик альтернативалар белән эшләүдән этаплап баш тартуга күчә. Мәсәлән, 2030 елга илдә 20гә якын пластик төрен тыячаклар.

Белгеч билгеләп үткәнчә, яңа алымның төп максаты — эшкәртү мөмкин булмаган яки авыр булган савытлардан баш тарту.

news_right_1
news_right_2
news_bot