news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә торак тапшыру темплары кимегән

Росстат мәгълүматлары нигезендә, Россиядә 2025 елның гыйнварыннан июненә кадәр 52,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Телеграм-каналында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, күрсәткеч узган елгыдан бераз түбәнрәк. Бу төзелеш тармагы очрашкан чакырулар белән бәйле.

Хөснуллин искәрткәнчә, узган елларда төзелеш өлкәсендә тотрыклы үсеш күзәтелгән, илдә торак тапшыруның рекордлы күләмнәренә ирешелгән. Бу тармакка агымдагы кыенлыкларны җиңәргә мөмкинлек биргән ныклы нигез булган.

Бүгенге көндә шәһәр төзелеше потенциалы узган елдагы дәрәҗәдә – 460 миллион квадрат метрдан артык. Әмма, вице-премьер сүзләренчә, төзелешкә яңа рөхсәтләр бирү темплары кимү, шулай ук базарда гомуми активлык акрынаю күзәтелә.

Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш — ул инерцияле процесс, һәм үзгәрешләргә алдан ук җавап бирергә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә хөкүмәт вазгыятьне игътибар белән күзәтүне дәвам итә һәм тармакка ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыра. Моннан тыш, вазгыятьне стабильләштерүгә юнәлтелгән яңа инициативалар әзерләнә.

Агымдагы шартларда объектлар төзүне вакытында төгәлләү һәм гражданнарны әзер торак белән тәэмин итү төп приоритет булып кала. Шулай ук гомуми темпны саклап калу һәм яңа проектлар башлап җибәрү мөһим, дип ассызыклады Хөснуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot