news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә торак өчен саклыкка җыелган акча килешүен гамәлгә куярга планлаштыралар

Россиядә яңа финанс хезмәте — торак өчен саклыкка җыелган акча килешүе барлыкка килергә мөмкин. Бүген шул хактагы закон проекты Дәүләт Думасында I укылышта кабул ителде. Бу хакта «Дума.ТВ» Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Проект инициаторларының берсе финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков аңлатканча, торак өчен саклыкка җыелган акча кертеме, аларны стимуллаштыру россиялеләргә торак сатып алу яки беренче түләү өчен акча җыярга мөмкинлек бирәчәк.

Мондый килешүләрнең срогы кимендә 1 ел була, 10 млн сумга кадәр сумма иминият акчасы белән кайтарыла. Шул ук вакытта мондый кертемнәр буенча процент башкаларга караганда югарырак була. Алар ел саен исәпләнә.

Мондый килешүне физик зат кына төзи ала, акчаны өченче зат файдасына кертергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100