news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә төнлә 75 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

Бүген төнлә Россия территориясендә һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре 75 Украина дронын бәреп төшергән. Бу хакта Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Иң күп очкычлар (46 һәм 22) Ростов һәм Белгород өлкәләрендә юк ителгән. Моннан тыш, Кырымда өч, Курск өлкәсендә ике, Воронеж һәм Брянск өлкәләрендә берәр дрон бәреп төшерелгән.

Татарстанда бүген Украина БПЛАлары күзәтелмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot