news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә төнлә 67 Украина дронын юк иткәннәр

Узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Россия төбәкләрендә 67 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән һәм юк иткән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, 24 пилотсыз очкыч Брянск өлкәсе территориясендә, 12 дрон Саратов өлкәсендә, 11 БПЛА Ростов өлкәсе территориясендә, тугыз дрон Волгоград өлкәсендә, икешәр БПЛА Курск, Ленинград, Тула өлкәләре һәм Мәскәү төбәге территориясендә, берешәр очкыч Калуга, Орлов һәм Смоленск өлкәләре территориясендә бәреп төшерелгән һәм юк ителгән.

Исегезгә төшерик, бүген төнлә Татарстан территориясендә биш сәгать дәвамында пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot