news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә төнлә 124 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Россия һава һөҗүменә каршы оборона көчләре узган төндә 124 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

Россия Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, Брянск өлкәсендә 29 БПЛА юк ителгән. Орлов өлкәсендә 15, Белгород өлкәсендә 11 очкыч бәреп төшерелгән. Украина пилотсыз очкычлары шулай ук Рязань, Калуга һәм башка өлкәләрдә юк ителгән.

Бала һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителүгә карамастан, Татарстанга бүген пилотсыз очкычлар килмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot