Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә төбәк образлары һәм орнаментлары каталогын төзергә тәкъдим иттеләр
Россиядә торак пунктлар киселешендә төбәкләрнең характерлы образлары һәм орнаментларының бердәм каталогын төзергә тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Мәскәү өлкәсенең баш архитекторы Александра Кузьмина «Россия» милли үзәгендә узган архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча эксперт советы коллегиясе утырышында чыгыш ясады, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Идея авторы фикеренчә, мондый документ проект документациясен эшләгәндә төзүчеләр өчен үзенә күрә «шпаргалка» булачак.
Милли үзәк эгидасы астында каталогны әзерләү эшендә төбәкләрнең һәм муниципалитетларның архитекторлары һәм шәһәр төзүчеләренең профессиональ бергәлеге вәкилләре катнаша алачак, дип өстәде ул.
Мәскәү өлкәсенең баш архитекторы тәкъдимен РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Жарич хуплады.
«Формалаштырылучы белем базалары төзүчеләр өчен бәяләп бетергесез методик киңәшләр булачак. Мондый каталогларны төрле юнәлешләр буенча эшләргә кирәк», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз