news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә тимер юл билетларын кире кайтарган өчен комиссия 10 проценттан артмаячак

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте тимер юл билетларын кире кайтарган өчен җыемның максималь күләмен билгели торган карар проектын әзерләгән. Хәзер комиссия билет бәясенең 10 процентыннан да зуррак була алмаячак. Проект норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Хезмәттә аңлатуларынча, пассажирлар йөртүче компанияләр җыемның күләмен 0 проценттан 10 процентка кадәр диапазонда үзләре билгели алачак.

«Хәзерге вакытта арадашчыларның намуссыз рәвештә күпләп билетлар сатып алуы һәм аларны соңгы мизгелдә кире тапшыру очраклары күп күзәтелә. Шул сәбәпле кая да булса барырга планлаштыручы пассажирлар билетлар сатып ала алмый кала», — дип аңлаттылар Монополиягә каршы федераль хезмәттә.

Хезмәтнең исәпләүләре нигезендә, пассажирларның күпчелеге (якынча 65 проценты) өчен билетларны кире кайтарган өчен түләү күләме 2019 елда инфляциягә карата индексацияләнгән дәрәҗәдән азрак булачак. Шулай итеп, яңа чара беренче чиратта җайга салу функциясен үтәячәк.

Шулай ук Монополиягә каршы хезмәттә искәртүләренчә, тимер юл транспорты компанияләре билетларга дефицитны киметү өчен берничә төрле чара күргән.

«Хәзерге вакытта билет сатып алганда «көтү бите»ннән файдаланырга мөмкин. Транспорт компанияләре фикеренчә, тәкъдим ителгән чара пассажирларны тимер юл транспорты белән йөртү (бигрәк тә ял сезонында көньяк юнәлешләргә) өчен урыннар булуны тәэмин итәчәк», — дип өстәделәр хезмәттә.

news_right_1
news_right_2
news_bot