news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярамаган урында чүп ташлаган өчен транспорттан мәхрүм итүләре ихтимал

Бүген Дәүләт Думасы транспорт чараларыннан тиешсез урында чүп ташлаган өчен җәза бирү турында яңа закон кабул итте. Ярамаган урында чүп ташлаучыларга 200 мең сумга кадәр штраф салырга һәм хәтта аларның транспорт чарасын да конфискацияләргә мөмкиннәр. ТАСС шул турыда яза.

Чүп ташлау өчен каралмаган урында транспорттан яки аның тагылмасыннан калдыклар бушаткан яки ташлаган кешеләрне административ җаваплылыкка тартачаклар. Беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен гражданнарга –  10-15 мең, вазифаи затларга –  20-30 мең, ә юридик затларга 30-50 мең сум штраф салыначак.

Закон бозучы кабат эләксә, штраф күләме икеләтә арттырылачак. Моннан тыш, хокук бозу коралы булган транспортны конфискацияләү мөмкинлеге дә каралган.

Йөк транспортыннан һәм аның тагылмаларыннан, тракторлардан һәм үзйөрешле машиналардан калдыклар ташлаган өчен аларның хуҗаларын катгыйландырылган җаваплылык көтә. Шулай итеп, физик затлар өчен штрафлар – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 60-80 мең сум, юридик затлар өчен – 100-120 мең сум тәшкил итәчәк.

Кагыйдәне кабат бозган очракта гражданин – 60 меңнән 70 меңгә кадәр, вазифаи затлар – 80 меңнән 100 меңгә кадәр, ә юридик затлар – 150-200 мең сумга кадәр түләргә тиеш булачак. Шулай ук транспортны конфискацияләү ихтималы да бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100