Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә террорчылыкка каршы саклануны бозган өчен җинаять җаваплылыгы кертелде
Россиядә объектларның террорчылыкка каршы саклануын бозган өчен җинаять җаваплылыгы кертелде. Документ 2024 елның 1 июлендә үз көченә керде, дип хәбәр итә ТАСС.
Кеше моңарчы «Объект яки территорияләрнең террорчылыкка каршы саклануына карата таләпләрне бозу» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган яки 180 көн эчендә ике һәм аннан күбрәк тапкыр аларны үтәүгә комачаулаган булган очракта җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Хәзер, объектларның террорчылыкка каршы саклануына карата таләпләрне исәпкә алмау саксызлык аркасында сәламәтлеккә зыян китерү яки бер миллион сумнан артык булган зур суммага зыян салуга китергән очракта, хокук бозучы өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә ала. Кеше үлеменә китергән очракта — биш, ә ике һәм аннан күбрәк кеше үлгән икән — җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз